Татарстанда кадетлар арасында рус теленнән “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дип аталган олимпиада узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә рус теленнән кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дип аталган олимпиада узды.
Рус теле буенча олимпиадада Яр Чаллыдан, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 114 укучы-кадет катнашты.
Балаларга фонетик, сүз ясалышы һәм морфема буенча сүзләрне тикшерү, борынгы рус текстын анализлау һәм тәрҗемә итү, танылган классикларның сүзләренә сочинение-фикер язу кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International