25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү комплексы базасында физика буенча муниципаль этап һәм экология буенча төбәк этабы алдыннан “Ноосфера” профильле сменасы кысаларында уку-тренировка җыеннары узды. Җыенга республиканың 12 районыннан һәм Казан шәһәреннән 74 укучы килгән иде.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтыннан укытучылар һәм экология буенча укыту-тренировка җыеннарында катнашучылар экология хокукы, экология, биотөрлелек өлкәсендә дәүләт сәясәте, матдәләр әйләнешен, энергия агымын, популяцияләр, экосистемалар һәм биосфера эшчәнлеге механизмнарын бозуга кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне өйрәнделәр.