Сергей Кравцов һәр тугызынчы сыйныф укучысы быелгы чыгарылыш имтиханнары турында нәрсәләр белергә тиешлеген сөйләде.
1. ТДИ -2020 биремнәрендә үзгәрешләр бар. Яңа стандарт нигезендә урта мәктәп өчен эшлекле акцент көчәйтелде.
2. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар имтиханнар алдыннан проект якларга тиеш.
3. ТДИда предметлар саны якын арада артмаячак.
4. ТДИда канәгатьләнерлек булмаган бәя алсаң резерв көнне яңадан бирергә мөмкин булачак.
5. Рус теле буенча ТДИ бирер өчен рөхсәт алу мөмкинлеге булган йомгаклау әңгәмәсендә үзгәрешләр быел булмаячак.