В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары югары уку йортлары арасында узучы WorldSkillsRussia милли чемпионатында алтын медаль яулады һәм Татарстан югары уку йортлары арасында призлы урыннар саны буенча беренче булды.
Алтын медаль ("Кунакханәдә идарә итү" компетенциясе) һәм өч көмеш ("Экскурсия хезмәтләре оештыру", "Туризм", "Туризм" (юнирлар) - югары уку йорты студентларының узган атнада Мәскәүдә тәмамланган WorldSkills ярышларында ирешкән нәтиҗәсе шундый.