30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк (сайлап алу) этабы узды. Чара укучыларда иҗади сәләтләрне үстерү һәм хокукый дисциплиналарга кызыксыну уяту, булачак сайлаучыларның хокукый культурасын арттыру, сайлау хокукы һәм сайлау процессы өлкәсендә белем алу һәм камилләштерүгә мотивация, шулай ук олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен җиңүчеләрне ачыклау максатларында уздырылды.