30 ноябрь - 1 декабрь көнне Казанда “Дуслык” укыту-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә Татарстанның яшь географларының IV республика турниры узды.
Турнирны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге һәм Казан федераль университеты.
Турнирда барлыгы 103 белем бирү учреждениесенең 24 командасы катнашты. Ярышларга Казаннан, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән районнарыннан да балалар килгән иде.