Казан юридик институтында югары белем бирү системасында рухи тәрбия турында сөйләшәчәкләр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

12 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Россия Федерациясе прокуратурасы Университетының Казан юридик институтында (филиалында) «Югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия һәм остазлык: мәдәниятара һәм конфессияара коммуникацияләр аспектлары» дигән темага түгәрәк өстәл узачак.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы прокуратурасы, фәнни һәм мәгариф оешмалары, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән «Православие галимнәре берләшмәсе» төбәкара агарту иҗтимагый оешмасы вәкилләре, яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар, традицион конфессияләр вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International