Кыш бабай ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшь татарстанлылар белән очрашты

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бөек Устюгтан Бөтенроссия Кыш Бабае НТВ командасы белән бергә илебезнең һәр почмагында Яңа ел чыршылары кабынсын һәм тормыш авырлыкларына карамастан могҗизаларга ышануларын дәвам итсеннәр өчен бөтен Россия буйлап дүртенче зур сәяхәткә китте.
30 ноябрьдә ул Казанга килде һәм
Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда алмаш гаиләләр әзерләүдә ярдәм итүче республика үзәгендә  булды.
Кыш бабай алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны сөендерде. 50 дән артык бала Кыш бабай белән танышырга һәм аны үзенең иҗаты белән сөендерергә килгән иде. Кыш бабай һәм аның ярдәмчеләре балалар белән уйнадылар, ә соңыннан балаларга Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International