Игътибар! Балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яңа ел бүләкләрен сайлау буенча “кайнар линия” ачылды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россия кулланучылар күзәтчелеге Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан Яңа ел һәм кышкы балалар каникуллары алдыннан 2019 елның 2 декабреннән 20 декабренә кадәр балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясе эшли.
Идарә белгечләре кулланучыларга балалар киемнәре, аяк киеме, уенчыклар, баллы бүләкләр, карнавал костюмнары, пиротехника, аниматорлар һәм балалар чыршылары хезмәтләре сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарлар һәм хезмәтләр категориясенә карата гамәлдәге норматив таләпләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм Консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсендә 8-8005554943 телефоны буенча;
- кулланучылар өчен Консультация үзәгенең “кайнар линия” телефоны буенча (843) 221-90-16 ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш көн саен 9.00 дән 17.00 гә кадәр;
-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00-17.00; җомга: 10.00-15.45.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International