Казанда "Алар үлгәннән соң дан көтмәделәр, алар данлыклы яшәргә теләделәр" республика конкурсы узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 8 июлендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан «Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елын үткәрү турында» Указ имзаланды. Тарихи хәтерне саклап калу һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ТР гомуми белем бирү оешмалары өчен "Алар үлгәннән соң дан көтмәделәр, алар данлыклы яшәргә теләделәр" республика конкурсы узды.
Конкурс 2019 елның 3 сентябреннән 10 ноябренә кадәр дәвам итте. Анда Татарстан Республикасының барлык дәүләт кадетларга гомуми белем бирү оешмалары һәм кадет сыйныфлары булган гомуми белем бирү оешмалары катнашты. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе базасында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International