Путин бертуган балаларның бергә уку хокукын раслады

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин шул турыдагы законга кул куйган. Бу документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Документтан аңлашылганча, кечкенә балаларны бакча һәм мәктәпкә урнаштырган вакытта, беренче чиратта, абый-апалары укый торган учреждениеләргә өстенлек биреләчәк.

Бу - балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, гаиләне ныгыту, күпбалалык институтын камилләштерүдә зур роль уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International