2020 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен тавыш бирү тәмамланды.
2019 елның 13 декабрендә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында Министрлыкның киләсе елга өстенлекле максатлары билгеләнәчәк. Үткәрү урыны - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы конференцияләр залы (Адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт).