Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышының гаилә фотохрониклары» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бөтенроссия конкурсының республика этабы Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла һәм берничә этапта уздырыла.
Бөтенроссия конкурсы финал этабы нәтиҗәләре буенча Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе, Югары Ослан районының Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Нурлат районы мәгариф бүлеге, Тәтеш районы балаларга өстәмә белем бирү үзәге җиңүчеләр дип табылды.