2020 елда Биектау районының иң борынгы мәктәпләренең берсе 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Биектауның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Биектау районына нигез салу елында - 1935 елда ачылган. Ул вакытта ул башлангыч булган һәм анда 120 укучы укыган. Дәресләрне дүрт укытучы алып барган.
Хәзер Биектауның 1 нче мәктәбендә 500дән артык укучы белем ала, ә педагогик коллектив 47 укытучы исәпләнә.