Тиздән студентларның уку һәм җитештерү практикалары сезоны башлана. Илебез фәне һәм мәгарифе үсеше белән актив кызыксынучыларны, үз тикшеренүләре өчен яңа белемнәр һәм практик тәҗрибә эзләүчеләрне Фән һәм югары белем министрлыгында көтәләр.
2020 елның гыйнвар-февраль айларында министрлыкның фәнни һәм фәнни-техник сәясәт, яшьләр сәясәте, проект эшчәнлеге, мәгълүмати технологияләр мәсьәләләре буенча департаментлар практикантлар өчен ишекләрен ачачак. Киләсе ел башында Мәгариф һәм фән министрлыгына "эшкә" сиксәннән артык студент эләгә алачак.