18 декабрьдә программалаштыру буенча II Бөтенроссия онлайн-олимпиадасының төп туры старт ала, ул Учи.ру базасында уздырыла. Узган уку елында олимпиадада 387 меңнән артык Россия укучысы катнашты. 2018/2019 елгы олимпиада күрсәткәнчә, инде башлангыч сыйныфларда ук мәктәптә малайлар һәм кызлар программалаштыру темасы белән шактый кызыксына.
Олимпиаданың төп туры 18 декабрьдән 19 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, биремнәрне хәл итүгә 60 минут бирелә. Катнашу һәркем өчен бушлай.