Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале лауреатларын бүләкләделәр

2019 елның 6 декабре, җомга

Казанда «Беренче курс студенты көне» шәһәр фестивале гала-концерт белән тәмамланды. 4 декабрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда студентларның төп бәйрәмнәренең берсе булды. Сәхнәдә конкурс сайлап алуларын узган иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады. Бу кичтә шулай ук югары уку йортлары арасындагы конкурс лауреатларын – уку йортларының кече һәм зур төркемнәрендә платин өчлеген, шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте» махсус номинациясендә призга ия булучыларны атадылар.

Быел фестивальдә Казанның югары уку йортларыннан 12 меңнән артык студент катнашты, ә тамашачылар саны 40 меңнән артып китте. Беренче курс студентлары җиңү өчен 5 юнәлештә көрәште: музыкаль, бию, театр, оригиналь жанрда һәм журналистикада. Быел махсус номинацияләр – «ТАССРның 100 еллыгы темасына иң яхшы номер», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы номер», шулай ук тамашачылар симпатиясе призы - «Тамашачылар мәхәббәте» кертелгән иде.

Кече төркемдә ТИСБИ идарә университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан кооператив институты коллективлары бүләкләнде. Зур төркемдә платин өчлегенә Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты керде. Югары уку йортлары коллективларына бүләкләрне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов тапшырды. Концерт вакытында барган онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Тамашачылар мәхәббәте» исемен 475 тавыш җыйган Казан дәхләт энергетика университетының «Сдвиг по фазе» СТЭМы алды, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International