Кама Аланында мәктәп 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 6 декабре, җомга

Кама Аланының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм концерты мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар һәм ата-аналар, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов, мәгариф учреждениесе директорлары һәм мәгариф ветераннары катнашында узды.
Хәзерге вакытта мәктәп белән Наталья Рябцова җитәкчелек итә. Анда 54 укытучы эшли, шуларның 15 е - югары квалификация категориясе белән, 25 е - беренче категория белән, 13 педагог мәктәп ачылганнан бирле укыта.
Укытучылар арасында "РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" һәм "ТР атказанган укытучысы" исемнәре ияләре, "Халык мәгарифе отличнигы" һәм "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе ияләре бар.
30 ел эчендә мәктәп 2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы чыгарган, алар арасында 163е алтын медаль иясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International