2019 елның 2 декабреннән 7 декабренә кадәр Сочи шәһәрендә Халыкара иреклеләр форумында Татарстан Республикасы укучылары делегациясе катнаша.
Катнашучылар арасында Казанның 179 нчы гимназиясеннән Максим Антонов, Түбән Каманың аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 131 нче урта мәктәбеннән Артур Бәширов, Түбән Кама районының 1нче Кама Аланы урта мәктәбеннән Ирина Медникова һәм Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаттан Алия Норова бар.