Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты якын көннәрдә мәктәп укучылары өчен сәламәт кайнар туклану оештыру мәсьәләсе буенча закон проектына төзәтмәләр кертәчәк, дип хәбәр итә РИА "Новости" комитет башлыгы Вячеслав Никоновка сылтама белән.
"Мәктәп укучылары өчен сәламәт кайнар туклану оештыру мәсьәләсе буенча яхшы хокукый эш бар, чөнки Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты икенче укылышта тиешле закон проектын карады инде. Бу закон проектын әзерләү һәм тикшерү җиңел булмады", - диде Никонов.