Татарстанда Саклык банкы фонды тарафыннан инициацияләнгән "Киләчәккә өлеш" шәхси потенциалны үстерү программасы старт алды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның 3 февралендә Саклык банкы Хәйрия фонды инициативасы белән "Киләчәккә өлеш" Шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программасы идарә модуле старт алды.
Программа мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖ арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Республиканың яшь укытучыларын «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Саклык банкы һәм Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» Хәйрия фонды программаны гамәлгә ашырудагы гамәлләрне координацияләү өчен хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
Программа XXI гасыр күнекмәләрен үстерү буенча мәгариф оешмалары өчен уникаль тәкъдим булып тора, Федераль дәүләт белем стандартына туры килә. Укытуның комплекслы өч еллык программасы Россиянең әйдәп баручы университетлары җитәкчелегендә гамәлгә ашырылачак. Республиканың 12 оешмасы (10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы) әлеге программаны гамәлгә ашыруда катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International