4-8 сыйныф укучылары арасында узган инглиз теле буенча олимпиадада Казан укучылары җиңде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

22-25 гыйнварда Казанда 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Әлеге олимпиадада республиканың 19 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 162 укучы катнашты.
4-8 нче сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар «Listening», «Reading», «Use of English», «Writing» кебек дүрт конкурс буенча язма формада биремнәр үтәде. Икенче тур телдән уздырылды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча әлеге укучылар җиңүче дип табылды:
- Тимур Котляров, Казан шәһәренең М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы;
- Раяна Зәйнетдинова, Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы;
- Мәликә Шәмсетдинова,
КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның 8 нче сыйныф укучысы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International