Югары Ослан районында “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабы узды. “Кояшкай” балалар бакчасында узган чарада мәктәпкәчә тәрбия бирүче җиде укытучы катнашты.
Конкурста җиңүче дип Иннополис мәктәбеннән Альбина Сибгатуллина табылды, икенче урынны “Кояшкай” балалар бакчасы укытучы-логопеды Лилия Мөхәммәтҗанова яулады. Алар Яшел Үзәндә узачак конкурсның зона этабында Югары Ослан районы данын яклаячак.