Бу мөһим документ ничек үзгәрәчәк? Беренчедән, "Рәсем сәнгате", "Музыка" һәм "Физик культура" кебек предметлар өчен мәктәпләр билге урынына "зачтено" дип куя алачак. Икенчедән, өйдә уку формасына күчкән балалар өчен бәя бирү тәртибе төгәлләштерелде. Аттестат биргәндә иң элек аларның дәүләт имтиханнарында алган билгеләре исәпкә алыначак – ТДИ һәм БДИ.