Чистай яшьләр үзәгендә Студентлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Очрашу актив, максатчан студентлар катнашында узды, алар укуда гына түгел, иҗтимагый тормышта да өлгерәләр, мәдәни чараларда катнашалар, үз проектларын гамәлгә ашыралар, хәйрия эшчәнлеге алып баралар. Чистай уку йортларының иң яхшы студентлары Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов стипендиясен, шулай ук төрле номинацияләрдә дипломнар һәм бүләкләр алды.