ИФО Түбән Новгород кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр блокададагы Ленинградны яклаучылар һәм һәлак булучыларны искә алдылар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 27 гыйнварында Россиядә Ленинград блокадасын өзгән көн билгеләп үтелде. Хәтер һәм Дан елында бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче масштаблы чара.
Армия генералы В.Ф.Маргелов исемендәге Идел буе федераль округының Түбән Новгород кадет корпусы (Түбән Новгород өлкәсе, Балахнинский районы, Истомино авылы)  укучылары блокададагы Ленинград корбаннарын һәм яклаучыларны искә алдылар. Шәһәрне фашистлар блокадасыннан азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан тантаналы чараларда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, укытучылар, уку учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук мөхтәрәм кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International