27-28 гыйнварда Лениногорскида «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының «Ел укытучысы», «Педагогик дебют» номинацияләре буенча зона этабы узды.
Ел укытучысы исеменә Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнарының 19 вәкиле дәгъва кылды.
Конкурсантлар иң нәтиҗәле методика һәм мәгариф технологияләрен кулланып дәресләр уздырды.