Татарстанда «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона турлары башлана

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнвардан «Ел тәрбиячесе» балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык республика конкурсы старт ала. Зона турында конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар - республиканың 105 педагогы катнаша. Зона этабы республиканың 12 муниципаль районында балалар бакчалары базаларында узачак:

Аксубай районы - 30 гыйнвар

Әлмәт районы - 3 февраль

Мамадыш районы - 4 февраль

Яр Чаллы - 6 февраль

Зеленодольск районы - 7 февраль

Тәтеш районы - 11 февраль

Кукмара районы - 13 февраль

Түбән Кама районы - 14 февраль

Азнакай районы - 17 февраль

Биектау районы - 18 февраль

Спас районы - 20 февраль

Казан - 24, 25 февраль

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International