Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дүртенче ел рәттән «Дустанә сыйныф серләре» ата-аналар комитетларының республика бәйгесен үткәрә. Конкурсның максаты - мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда әлеге бәйгенең финалы узачак. Финалда конкурсның зона этапларында җиңүче 27 ата-аналар комитеты катнашачак.