Татарстанда 208 мең укучы бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк

2020 елның 1 феврале, шимбә

Киләсе уку елында Татарстанда кече сыйныфта белем алучы 208 мең укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Хәзер бюджетны исәплиләр. 

Хәзер федераль органнар белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклануның гомуми бәясен исәплиләр. Барлык мәктәпләр дә азык-төлек белән тәэмин ителгән, бары тик 97 мәктәпкә генә ризык таратыла, калган мәктәпләрдә ризык әзерләү өчен шартлар бар.

Хәзерге вакытта 1-4 сыйныф укучыларының 97 процент чамасы кайнар ризык ала. Шул ук вакытта кече сыйныф укучыларының күпчелек өлеше мәктәптә көненә ике тапкыр ашый.

РФ Президенты Владимир Путин киләсе уку елыннан Россиянең барлык кече сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын Федераль Җыенга еллык Юлламасында куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International