Мәгариф министрлыгы өйдә белем алу тәртибен билгеләде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе проектын эшләде, ул өйдә белем алуга күчү турындагы бүлекне үз эченә ала. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. 

«Тәртипнең аерым бүлегендә гаиләдә яки үзлектән белем алу формасында укучылар өчен белем бирү эшчәнлеген оештыру җайга салынган, документлар исемлеге, шулай ук ук укучыларның гаиләдә яки үзлектән белем алу формасына күчү өчен гамәлләр алгоритмы билгеләнгән», - диелә проектка аңлатма язуында.

Документ нигезендә баланың ата-аналары яки законлы вәкилләре, укучының фикерен һәм психологик-медицина-педагогик комиссия тәкъдимнәрен исәпкә алып, гаиләдә укыту формасына күчү турында карар кабул итә ала.

Документта шулай ук ата-аналарга яки опекуннарга мәктәпкә һәм муниципаль хакимияткә тапшырырга тиешле документларны күрсәтеп, гаилә белеменә күчү тәртибе язылган.

Өйдә уку формасына күчкән бала теләсә кайсы вакытта мәктәптә белем алуга әйләнеп кайта ала, дип билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International