Татарстан иң югары бал җыйган җиңүчеләр булган регионнар өчлегенә керде. 8-13 апрельдә Мәскәүдә узачак олимпиада финалына чыгу өчен Иннополис Университеты мәйданчыгында республика мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларыннан 177 укучы көч сынашты.
Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында 22 җиңүче, 55 призер билгеләнде. Ике тур нәтиҗәләре буенча республикадан 6 укучы максималь балл алды, бу Санкт-Петербург укучылары балларына караганда 1,5 тапкырга күбрәк. Татарстан катнашучылары җыйган уртача балл - 390, ә Санкт-Петербург командасында уртача балл 315 балл тәшкил итә.