Аксубайда «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабы узды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Аксубай районының «Кояшкай» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды.
Лениногорск, Нурлат, Чирмешән, Аксубай муниципаль районнарыннан катнашучылар иҗади презентация тәкъдим иттеләр, шулай ук балалар бакчаларында балаларга белем бирү эшчәнлеге фрагментын күрсәттеләр.
Зона этабында республика районнарыннан 105 тәрбияче катнаша, шулардан 20 финалист билгеләнәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы Казанда 16-20 мартта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International