30 гыйнварда Татарстанда «Медицина десанты» республика акциясе старт алды. Акциядә Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллияте студентлары катнаша.
5 көн дәвамында алар Зәй районының авыл җирлекләрендә халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәк.