Спас районында 29-30 гыйнварда «Ел укытучысы - 2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Конкурста Аксубай, Нурлат, Спас, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарыннан 17 педагог катнашты. Катнашучылар арасыннан биш яшь укытучы «Педагогик дебют» номинациясендә чыгыш ясый.
Укытучылар конкурс сынауларында үз осталыгын һәм методик компетентлыгын күрсәтте.