Казанда Татарстан педагогларының квалификациясен күтәрү турында фикер алыштылар

2020 елның 1 феврале, шимбә

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында Татарстан Республикасының өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының  «2019 елда Татарстан Республикасында педагогик һәм идарәче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» республика киңәшмәсе узды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хәдиуллин, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов  катнашында узды.

«Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә. Барлык төп тармаклар да мәгарифкә бәйле», - дип ассызыклады Рафис Борһанов, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы кеше тормышында укытучының роле, педагогик хезмәткәрләрнең абруе зур булуын билгеләп үтте. Ул мәгариф учреждениеләрендә тәрбия функцияләрен кайтару һәм ныгыту кирәклеген белдерде.

Алга таба 2019 елда Татарстан Республикасында педагогик һәм идарәче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турындагы Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Үз чыгышында министрның беренче урынбасары укытучы авторитеты мәсьәләсе өстенлекле булуы хакында фикер алышуны дәвам итте.

Агымдагы елга төп бурычларның берсе - квалификация күтәрү курсларында укытучыларның предмет һәм методик компетенцияләрен камилләштерү. Быел әлеге проблема буенча министрлык белән Казан федераль университеты уртак эше старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International