Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Тугызынчы сыйныф укучылары тулы урта гомуми белем турында аттестатны алу өчен ике мәҗбүри фәннән имтихан тапшырырга тиеш – рус теле һәм математика. Калган ике имтиханны алар үзләре сайлап алырга хокуклы.