Биектау районында якташлары - бертуган Максудиларга багышланган конференция үткәрелде

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Әхмәтһади һәм Садри Максуди - татар дөньясы иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле шәхесләр. Абыйлы-энеле Максудилар Биектау районыныңТашсу авылында туып үсә. Суыксу авылында татар тарихында күренекле эз калдырган Максудиларга багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Анда катнашучылар якташлары турында бик күп мәгълүмат алдылар. 1916 елда Казанның «Истанбул» скверында Садри Максудига һәйкәл ачылды. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым катнашты. Татарстан белән Төркия арасында күпер була алган кеше ул Садри Максуди. Ул Россия Дәүләт Думасының да, Төркиянең Бөек Парламенты депутаты да булган кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International