Татарстанда 4-8 нче сыйныф укучылары арасында рус теле буенча олимпиадада җиңүчеләр билгеле

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

29 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстанда мәктәп укучыларының рус теле буенча республика олимпиадасы йомгаклау этабы үтте.
Әлеге олимпиадада 24 муниципаль районнан, Казан һәм Чаллы шәһәрләре мәктәпләреннән 4-8 сыйныф укучылары катнашты.

Әлеге укучылар олимпиадада җиңүче дип табылды:
- Владислав Шевелев, Яр Чаллы шәһәренең
Пушкин исемендәге 78нче пролицее 4 нче сыйныф укучысы;
- Мария Молькова, Казан шәһәре Вахитов районындагы 96 нчы гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы;
- Евгения Лобачева, Яшел Үзән районының 3нче гимназиясе 6 нчы сыйныф укучысы;
- Алёна Кузнецова, Казан шәһәре Совет районының 141нче гимназиясе 7 нче сыйныф укучысы;
- Елена Калинка, Бөгелмә районының Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф укучысы;
- Лилия Фәйзиева,
Казан шәһәре Совет районының Чит телләрне тирәнтен өйрәнүче 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International