"Профориентация дәресләренең читтән торып уздырылу форматы һәр баланың дөньяга карашын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта аның кайсы мәктәптә укуы мөһим түгел - шәһәрдә яки авылда. Шуңа күрә Мәгариф министрлыгы проектны үстерүгә зур игътибар бирә», - дип ассызыклады Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
Пассажир самолёты экипажы эшчәнлеге турында һава судносы командиры Россия Герое Дамир Йосыпов, бортпроводниклар Яна Ягодина һәм Дмитрий Гончаренко сөйләде. Исегезгә төшерәбез,2019 елның августында «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Airbus A-321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре эшләүдән туктаган самолетны Мәскәү янындагы кукуруз кырына утыртты.