Татарстанда 360 мең бала “Укучының мәдәни нормативы” федераль проектында катнашты, дип хәбәр итә ТАСС Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Ольга Яриловага сылтама белән.
“Укучының мәдәни нормативы” проекты стартында актив катнашкан өчен әлеге төбәккә рәхмәт әйтмичә булдыра алмыйм, Татарстан Республикасында гына да 360 мең бала мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, актерлар, шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар катнашындагы төрле чараларга җәлеп ителде ”, - диде Ярилова.
Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Укучының мәдәни нормативы" яңа программасы уку программасына мәдәни компонентларны кертергә һәм укучыларның сәнгать турындагы белем дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.