12-нче февральдә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора. Телдән имтихан бирүнең максаты - мәктәптә рус теле укытуда коммуникатив өлешне көчәйтү, әлеге фән буенча белемнәрне «Сөйләү» бүлегендә тикшерү. Һәр укучы белән әңгәмә 15 минут дәвам итә, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен өстәмә 30 минут каралган.