«Ватан» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

«Ватан» укучыларның төбәкне өйрәнү буенча Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды. Аның төп темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

«Ватан» бөтенроссия конкурсының максаты - укучыларда патриотик һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Туристик-туган якны өйрәнү, тикшеренү эшләре мәктәп укучыларына туган як тарихы белән якыннанрак танышырга, аның мәдәнияте үзенчәлеген һәм табигать үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.
Конкурста 13-17 яшьлек мәгариф оешмалары укучылары катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International