«Экологик патруль» Бөтенроссия фәнни-мәгариф иҗтимагый-агарту проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

«Экологик патруль» Бөтенроссия фәнни-мәгариф иҗтимагый-агарту проектын гамәлгә ашыру кысаларында проект-укыту командаларын конкурс нигезендә сайлап алу «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру максатлары, Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясе нигезендә үткәрелә.
Конкурста сайлап алуны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Конкурста педагог-остаз һәм мәктәп яшендәге 3-5 бала (7-11 сыйныф укучылары) катнаша ала. Белем бирү оешмасы берничә команда исеменнән бер заявка бирергә хокуклы. Бер педагог берничә командада остаз булырга мөмкин.
Гаризалар  2020 елның 3 февраленнән кабул ителә башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International