Дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дустанә сыйныф серләре” ата-аналар комитетларының республика конкурсын үткәрә. Конкурсның финалы 31 гыйнвар - 1 февральдә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.
Финалда зона этапларында җиңүче 27 ата-аналар комитеты катнашты.
Конкурста җиңүчеләр исемлеге:
1 урын - Яр Чаллы шәһәренең 77 гимназиясе;
2 урын - Советлар Союзы Герое А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәбе;
2 урын - Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171 урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Карпов П. А. исемендәге Болгар кадетлар интернат мәктәбе;
3 урын - Әгерҗе шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.