Иннополис Университетында 13-19 яшьлек математиклар ярышы тәмамланды. Җиңү өчен Россиянең 22 төбәгеннән, Эстониядән, Сербиядән, Беларусьтан һәм Үзбәкстаннан 55 укучы көрәште.
Финал туры 6 математик бурычны үз эченә алды. 13-15 яшьлек катнашучылар арасында 131 нче Казан лицее укучысы Альберт Чепкунов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул беренче урынны яулады. Икенче урынны Казаннан ике укучы һәм Үзбәкстаннан бер укучы бүлеште. Әлеге яшь төркемендә өченче урынны Сыктывкар шәһәре укучысы яулады.
16-17 яшьлекләр төркемендә Сербиядән Игорь Энги җиңүче булды, икенче урынны шулай ук серб укучысы алды. Ульяновскидан катнашучы өченче булды.
18-19 яшьлек өлкән яшь төркемендә Эстониядән Даниил Вайно җиңде, Сербиядән Йован Аризанович икенче урын, Уфадан Илья Разбежкин өченче урын алды.