Биш иҗат югары уку йорты үз стандартлары буенча укыта алачак

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин указга кул куйды, аның нигезендә биш иҗади югары уку йорты белем бирү стандартларын мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм раслау хокукын алды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган.
Указ нигезендә, стандартларны мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм раслау хокукын Бөтенроссия дәүләт кинематография институты, Горький исемендәге әдәби институт, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе, Россия сәнгать академиясе каршындагы Репин исемендәге скульптуралар һәм архитектура институты, Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International