5 февральдә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә быелгы беренче белем бирү сменасы ачыла. Анда Россиянең 33 төбәгеннән 500 бала катнашачак.
Укучыларны өч төп чарадан торган программа көтә: «Патриот России» граждан-патриотик форумы, «Осталар шәһәре» һөнәри юнәлешле сменасы һәм «Һөнәр волонтерлары» мәгариф проекты.