Лаешта «Ел укытучысы» бәйгесенең зона этабы узды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

31 гыйнвар-1 февральдә Лаешта 1 нче гимназия базасында «Россия ел укытучысы - 2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Конкурсның зона этабында «Ел укытучысы» номинациясендә 10 укытучы, «Педагогик дебют» номинациясендә 6 яшь укытучы катнашты. Биредә Лаеш, Алексеевск, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Чистай районнарыннан муниципаль турларда җиңүче иң яхшы укытучылар көч сынашты. Конкурсантлар дәрес күрсәтте һәм иң нәтиҗәле методикалар һәм мәгариф технологияләрен кулланып мастер-класслар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International