«Ел тәрбиячесе-2020» республика һөнәри конкурсының зона туры дәвам итә, анда мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары катнаша.
3, 4 февраль көнне Әлмәт һәм Мамадыш районнары балалар бакчаларында конкурс чаралары узды. Биредә Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Алабуга муниципаль районнарыннан тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын күрсәтте.
Зона этабында республика балалар бакчаларында эшләүче 105 тәрбияче катнаша, алар арасыннан 20 финалист билгеләнәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы Казанда 16-20 мартта узачак.